24 апрельгә һава торышы
Татарстанда бүген, 24 апрельдә, бераз җылыну көтелә, әмма һава торышының тотрыксыз булуы үзгәрмәячәк.
Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Тәүлекнең якты вакытында бөтен төбәктә, Казанны да кертеп, бераз яңгырлар ява башлаячак.
Көчлелеге 7-12 м/с булган көньяк җиле фаразлана. көндез ул урыны – урыны белән 15-20 м/с ка кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – 18 м/с ка кадәр генә).
Төнге салкыннардан соң көндез Татарстан буенча һава +9, +14 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +10, +12 градуска кадәр).
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, апрель ахырында республикада уртача температура климатик нормадан өч градуска түбәнрәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев