22 майга һава торышы
Бүген, 22 майда, Татарстанда кичә төньяк антициклон тәэсирендә урнашкан коры, ләкин артык эссе булмаган һава торышы сакланачак.
Республикада явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан көчле җил көндез урыны белән (Казанны да кертеп) секундына 12 метрга кадәр көчәячәк.
Салкын (нульдән 4 градуска кадәр) төннән соң төбәктә һава көндез +23...+28 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +25...+27 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев