Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

2026 елда коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар үзгәрү сәбәпләрен атадылар

Федераль законнар нигезендә 2026 елда коммуналь хезмәтләргә тарифларны планлы индексацияләүнең ике этабы каралган. 1 гыйнвардан индексация өстәлгән бәягә салым (НДС) ставкасы артуга бәйле рәвештә 1,7 процент тәшкил итте.

Бу хакта бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов ведомствоның 2025 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән утырышта хәбәр итте.

«Икенче этап 1 октябрьгә планлаштырылган. Гражданнарга түләү үсешен чикләүнең гамәлдәге механизмы кысаларында Федераль Хөкүмәт күрсәтмәсе белән Татарстан өчен уртача индекс 13,4 процент күләмендә билгеләнгән. Шул ук вакытта гражданнар өчен рөхсәт ителгән тайпылыш чиге – 4,8 процент. Димәк, индексның аерым муниципалитетлар өчен максималь күрсәткече 18,2 процент тәшкил итәргә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу күрсәткечләр барлык җиде коммуналь хезмәтне дә исәпкә алып кабул ителгән», – дип сөйләде ул.

Конкрет хезмәт күрсәтүгә тариф үсеше уртача зурлыктан зуррак якка да, кечерәк якка да аерылырга мөмкин. Республиканың 840 муниципаль берәмлеге өчен гражданнарның түләүләре 13,4 проценттан артмаячак. 73 муниципалитет (24 шәһәр, 17 шәһәр тибындагы бистә һәм 32 авыл җирлеге) өчен индекс рөхсәт ителгән тайпылышны исәпкә алып билгеләнгән һәм 18,2 процент тәшкил итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев