2025 ел тарихта иң эссе ел булырга мөмкин
Галимнәрнең якынча фаразларыннан күренгәнчә, 2025 ел метеорологик күзәтүләр тарихында планетадагы иң эссе еллар бишлегенә яки өчлегенә керәчәк, әмма рекорд куймаячак. Россия Гидрометоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде
«2025 ел иң эссе еллар өчлегенә яки бишлегенә керәчәк дигән берничә фараз булды. Бер фаразда хәтта аның икенче урында булачагы әйтелде», — дип искәртте галим.
«Әмма әлегә бу исәпләүләр миңа инфляция фаразын хәтерләтә. Хәзерге вакытта моңа җитди карарга кирәкми. Бу фаразга ел уртасында төгәллек кертеләчәк», — диде Вильфанд.
Элегрәк метеоролог Җирдә Ла-Нинья табигать күренеше күзәтелүе хакында хәбәр иткән иде, бу вакытта җылы һава атмосферадан океанга китә. Әмма якынча фараздан күренгәнчә, ул озакка сузылмаячак һәм инде апрельдә үк нейтраль фазага күчәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев