2024 ел тарихка иң эссе ел булып кереп калачак
Агымдагы ел тарихка иң эссе ел булып кереп калмагае. Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд фаразына караганда, 2024 ел Җир йөзендә иң эссе елга әйләнеп, хәтта былтыргы рекордны да узып китәргә мөмкин.
Белгеч билгеләп үткәнчә, быелгы ун айның һава температурасын анализлау нәтиҗәсе шуны раслый. Аномаль эсселекнең төп сәбәпләренең берсе – Эль-Ниньо күренеше (Тын океанда суның өске катламының, аномаль җылынып, климатка йогынты ясавы шулай дип атала). Ул быел май аена кадәр бөтен дөньяда һава торышына йогынты ясаган. Июнь аенда гына бераз тәэсире кимегән. Хәзергә 2023 ел температура рекорды буенча беренче урында тора, былтыр Эль-Ниньо 7 айдан артыграк тәэсир итеп торган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев