19 мартка һава торышы
19 мартта, Татарстанда антициклон тәэсире нәтиҗәсендә шактый коры һәм салкынча һава торышы көтелә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.
Тәүлекнең якты вакытында 3-8 м/с көчле төньяк җиле юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Кайвакыт ул 12 м/с ка кадәр көчәячәк (Бофорт шкаласы буенча җил тизлеге 10,8 дән 13,8 м/с ка кадәр көчле дип атала).
Чагыштырмача салкын төннән соң (-4 дән -9 градуска кадәр) төбәктә һава температурасы көндез -2 дән +3 градуска кадәр (ТР башкаласында – 0 дән +2 градуска кадәр) тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев