19 марта һава торышы
Бүген, 19 мартта, Татарстанда температура фонының күтәрелүе дәвам итә, шул ук вакытта термометрларның көндезге һәм төнге күрсәткечләре арасындагы аерма 12 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Төбәк территориясендә явым-төшем көтелми.
Җилнең тизлеге 2 метрдан 7 метрга кадәр булыр дип фаразлана, ул юнәлешен үзгәртеп торачак. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә, Казанны да кертеп, юлларда урыны белән көчле бозлавык хасил була.
Төнге -1...-6 градус салкыннан соң ( кайбер районнарда -10 градуска кадәр) көндез Татарстан буенча һава +4...+9 градуска кадәр, ә көнчыгыш районнарда +12 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында-+9...+11 градуска кадәр).
Метеорологлар мәгълүматларына караганда, Татарстанда якындагы көннәрдә аномаль җылы һава торышы саклана, яңа температура рекордлары көтелә. Шуңа да карамастан, ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь республикага салкыннар әле кайтырга мөмкин, дип кисәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев