19 августка һава торышы
Бүген, 19 августта, Татарстанда актив көньяк циклон тәэсире аркасында салкынча һәм тотрыксыз һава торышы көтелә.
Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Бөтен төбәктә яңгырлар ява, урыны белән көчле яңгырлар булачак. Кайбер районнарда яшен яшьнәве һәм боз явуы ихтимал. Иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан сакланачак.
Җил көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр һәм урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр булачак. Төбәктә шторм кисәтүе игълан ителде – җилнең көчәюе секундына 24 метрга кадәр җитәчәк.
Чагыштырмача җылы төннән соң көндез Татарстанда һава 17-22 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында - +17...+19 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев