Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

18 ноябрьдә - җирле референдум

Хөрмәтле сайлаучылар!

Районның территориаль сайлау комиссиясе Сезне 2018 елның 18 ноябрендә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гражданнарның үзара салымы буенча җирле референдумда тавыш бирүдә катнашырга чакыра, ул үзегезнең регистрация буенча сайлау участогының тавыш бирү бинасында үткәрелә.

Сезгә үзегез белән паспортыгызны алырга кирәк.

Тавыш бирү көнендә үзегезнең сайлау участогына килү мөмкинлеге булмаган очракта (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм җәмәгать вазифаларын үтәү, сәламәтлегенең торышы), Сезнең гаризагыз нигезендә Сезгә Чирмешән районының территориаль сайлау комиссиясе бинасында 2018 елның 7 ноябреннән 13 ноябренә кадәр (Чирмешән авылы, Беренче Май урамы, 27 йорт, район газетасы редакциясе бинасында) яисә үзегезнең регистрация буенча участок сайлау комиссиясе бинасында 2018 елның 14 ноябреннән 17 ноябренә эш көннәрендә 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге биреләчәк.

Әгәр Сез тавыш бирү көнендә җитди сәбәп белән (сәламәтлегегезнең торышы, инвалидлык) мөстәкыйль рәвештә тавыш бирү бинасына килә алмасагыз, Сезгә тавыш бирү бинасыннан читтә тавыш бирү мөмкинлеге бирү турында Сезнең язмача яки телдән мөрәҗәгатегез 2018 елның 8 ноябреннән алып 18 ноябрендә 14.00 сәгатькә кадәр участок сайлау комиссиясенә тапшырылырга яисә телефон буенча җиткерелергә тиеш.

Районның территориаль сайлау комиссиясе.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән референдум

2
X