17 сентябрьгә һава торышы
Бүген Татарстанда коры һава торышы сакланачак. Явым-төшем булу ихтималы аз.
Иртән урыны белән, Казанны да кертеп, төнлә төшкән томан сакланачак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итәчәк.
Көндез төбәк буенча һава температурасы +17...+22 градуска кадәр җылыначак. Казанда тәүлекнең якты вакытында термометр баганалары +19...+21 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев