16 майга һәм ял көннәргә һава торышы
Бүген, 16 майда, Татарстанда коры һәм шактый җылы һава торышы урнашачак.
Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. Явым-төшем көтелми.
Салкынча төннән соң көндез Татарстанда һава +18...+23 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында – +20, +22 градуска кадәр).
ТР Гидрометүзәге фаразыннан күренгәнчә, шимбә һәм якшәмбе, 17 һәм 18 майда, төбәк территориясендә метеошартларны антициклон билгеләячәк.
Ялларда яңгырлар көтелми, бары тик 17 май көнне кайбер урыннарда бераз яңгыр булуы ихтимал. Һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында +5...+10 градус җылы һәм якты вакытында +20...+25 градус тәшкил итәчәк.
Синоптикларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 19 һәм 20 майда, Татарстанда һава шартлары үзгәрәчәк. Көнбатыш циклонның атмосфера фронтлары аркасында бераз яңгыр явачак. Температура фоны бераз түбәнәя: көндез +18дән +23 градуска кадәр фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев