16 июльгә һава торышы
16 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге белешмәләре буенча, тәүлек дәвамында явым-төшем булмаячак.
Алмашынучан болытлы һава көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә исәчәк.
Төнлә температура +9...+ 14 градус булачак, көндез +22...+ 27 °C кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев