13 майга һава торышы
Бүген, 13 майда, Татарстанда температура күтәрелү фаразлана.
Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. Көннең якты вакытында сизелерлек явым-төшем көтелми.
Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгышта 4-9 м/с җил исәчәк. көндез ул урыны-урыны белән 12 м/с ка кадәр көчәячәк (ләкин Казанда түгел).
Шактый салкын төннән соң көндезге сәгатьләрдә төбәк буенча һава 18-23 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – 20-22 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев