11 июльгә һава торышы
Татарстанда 11 июльдә алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар, боз явуы ихтимал.
Төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән 12 метр, яшенле яңгыр вакытында аның тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +16...+21 градус, көндез +29...+34 градуска кадәр җылы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев