10 сентябрьгә һава торышы
Бүген Татарстанда температура фонының бераз күтәрелүе көтелә.
Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава сакланачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми.
Төньяк һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк.
Салкын төннән соң төбәктә һава +16..+21 градуска кадәр җылыначак (Казанда-19-21 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев