10 июньгә һава торышы
Бүген республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар явуы ихтимал.
Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, көндез урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.
Казанда алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндез максималь температура +25..+27 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев