Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

1 марттан пособие билгеләгәндә алимент күләме уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнәчәк

Бердәм пособие рәсмиләштергәндә суд карары белән расланмаган алиментлар 1 марттан төбәк буенча уртача номиналь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнәчәк. Бу хакта Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының граждан-хокук дисциплиналары кафедрасы доценты Наталья Свечникова хәбәр итте.

Ул аңлатканча, алиментлар суд акты белән расланмаган очракларда социаль фонд төбәк буенча уртача айлык хезмәт хакыннан чыгып эш итәчәк. Элегрәк исәпләгәндә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) исәпкә алына иде.

Эксперт сүзләренчә, үзгәрешләрдән соң гаилә керемендә исәпкә алыначак алиментлар суммасы артачак, чөнки уртача хезмәт хакы, кагыйдә буларак, минималь хезмәт хакыннан югарырак. Бу, үз чиратында, гаиләнең мохтаҗлыгын бәяләүгә һәм бердәм пособие алу хокукына йогынты ясарга мөмкин.

Свечникова шулай ук ачыклык керткәнчә, әгәр алимент суд аша түләтелгән икән, гаилә кеременә фактта керә торган сумманы кертәчәкләр. Әгәр дә суд карары булмаса, фонд алиментларны төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпли – хәтта түләүләр даими булмаган яки азрак күләмдә башкарылган очракта да.

Эксперт суд рәсмиләштерүеннән башка алимент алучыларга һәм бердәм пособиегә гариза бирергә ниятләүчеләргә, аларны суд приказы яки нотариаль килешү аша рәсмиләштерергә тәкъдим итте. Бу очракта исәп-хисап вакытында реаль керемнәр исәпкә алыначак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев