1 июльгә һава торышы
Татарстан Республикасында 1 июльдә аязучан болытлы һава торышы урнашачак.
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, тәүлек дәвамында явым-төшем көтелә: урыны белән бераз яңгыр явачак, кайбер районнарда яшенле яңгырлар һәм локаль боз явуы ихтимал.
Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 6-11 метр булачак. Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы +17...+22 градуска кадәр җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев