Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

1 февральдән социаль түләүләрнең артачагы турында әйткәннәр

Киләсе айдан ана капиталы һәм башка төрле пособиеләр күләме 7,3 процентка артачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сөйләп үткән.

“1 февральдән ана капиталы 7,3 процентка арта (беренче балага – 677 мең сум чамасы, икенче балага, беренчесенә алмаган очракта – 894 мең сумга кадәр җитәчәк). Пособиеләрнең башка төрләре дә 7,3 процентка үсә”, – дигән ул.

Бессараб искәртеп үткәнчә, 1 гыйнвардан, МРОТ арту сәбәпле, “больничный”, йөклелек һәм бала тудыру, шулай ук эшсезлек буенча пособиеләр күләме үскән. “Балага һәм эшләүчеләргә яшәү минимумы күләме арту нәтиҗәсендә, 17 яшькә кадәрге бала тәрбияләү буенча пособие күләме дә үскән.

“Россиядә 10 миллионнан артыграк балага әлеге пособие бирелә”, – дип искәртеп үткән Бессараб. Шулай ук йөклелекнең иртәнге срокларында учетка баскан йөкле хатын-кызлар өчен дә пособие күләме арткан.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев