1 апрельгә һава торышы
Татарстанда чәршәмбе, 1 апрельдә, сизелерлек явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан булу ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исәчәк.
Төнлә температура +3..-2 градус була. Уыны белән -5 градуска кадәр суыта. Көндез һава +10..+15 градуска кадәр, урыны белән +18 градуска кадәр җылыначак.
Төнлә һәм иртән республика юлларының кайбер участокларында бозлавык булу ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев