Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләрне индексациялиләр

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр 6,8 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Ярослав Нилов хәбәр иткән.

«Социаль пенсияләр 1 апрельдән артачак. Коэффициент – 6,8 процент», – дигән парламентарий.

Нилов искәрткәнчә, әлеге түләү иминият пенсиясе билгеләү өчен тиешле стажы булмаган, рәсми булмаган эштә эшләгән яки бөтенләй эшләмәгән кешеләргә билгеләнә.

Депутат сүзләренчә, гамәлдәге законнар социаль пенсияне яшь буенча алырга мөмкинлек бирә, әмма аны билгеләү өчен планка иминият түләвенекенә караганда, биш елга югарырак.

«Ягъни, иминият пенсиясенең гомуми шарты – 60-65 яшь, ә социаль пенсиянеке – 65-70 яшь», – дигән комитет башлыгы.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев