Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бакчачы почмагы

Теплица эченә кар ташларга кирәкме?

Экспертлардан киңәш.

Бакчачылар еш кына, теплица эченә кар ташларга кирәкме, дип бәхәсләшә. Берәүләр бу җирне җылытырга һәм соңыннан мул уңыш җыярга ярдәм итә, дип саный. Өстәвенә, җир бераз иртәрәк өлгерәчәк. Икенчеләр әйтүенчә, теплицадагы кар — зарарлы, чөнки дым артык күп булачак, бу үсемлекләргә һәм уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Экспертлар фикеренчә, теплицада туфракны җылыту бөтенләй зарарлы. Шуңа күрә аңа карны кыш башыннан ук түгел, ә җир бераз туңгач кына салалар. Шул рәвешле теплица эчендә кышларга калган барлык корткыч бөҗәкләр салкыннан үләчәк. Ә түтәлләрдәге кар нәкъ менә яз көне, туфракны эретә һәм дымландыра башлагач, файда китерәчәк.

Кар суы бик файдалы үзлекләргә ия. Ул аз минералланган, ягъни туфракның тозын һәм селтелелеген арттырмый. Гомумән, туфракка начар тәэсир ясамый, ә дымландыра гына. Ягъни үсемлекләр өчен кар суы бик файдалы. Нәкъ менә шуңа күрә бакчачылар үсентеләргә краннан түгел, ә кар суы сибәргә тырыша.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев