Суган чебененнән ничек котылырга?
Майның икенче яртысында суганны зарарлый торган аксыл төстәге чебен оча башлый.
Бу чебен җиргә һәм суган төбенә йомырка сала. Берничә көннән соң йомыркадан чыккан личинкалар суганча эченә кереп, аны ашый башлый. Нәтиҗәдә, суган череп, кыяклары саргаеп кибә.
Бу корткыч белән ничек көрәшергә?
Күпләр суган белән кишерне аралаштырып утырту ысулын белә. Тагын бер ысул - суганны иртәрәк утырту. Чебен оча башлау белән түтәлләргә түбәндәге катнашманы сибеп чыгу яхшы нәтиҗә бирә: 1 квадрат метр мәйданга 100 грамм агач көле, 1 стакан тәмәке оны, 1 бал калагы кара борыч. Аннары 4-5 көн саен җирне йомшартып тору кирәк.
Корткычларны җиңүнең тагын бер ысулы - тәмәке оны төнәтмәсе сибү. 200 грамм тәмәке оны яки махорканы 3 литр кайнар суга салып бутыйлар һәм 2-3 көн тоталар. Аннан 10 литр су, 1 аш кашыгы сабын, 1 бал калагы борыч өстәп болгаталар. Бу сыекчаны үсемлекләргә һәм түтәлгә сиптереп чыгарга кирәк.
Суган түтәле янына бәрхәт чәчәге (бәрхәт гөле) утырту да файдалы, чөнки чебен аның исен яратмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев