Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Сентябрь аенда бакчада эшләнәсе эшләр турында

«Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер» дигән гыйбарәнең нәрсәне аңлатуын беләбез. Муллык ае. Икмәге, яшелчәсе – барысы да өлгергән һәм барыбыз да тук. Ләкин киләсе ел уңышы турында да кайгырта башлыйсы инде. Көзнең беренче аенда бакча мәшәкатьләре турында «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова искә төшерде.

– Көзге эшләрнең иң мөһиме – туфракка ашлама кертү, җимеш агачлары-куакларын тукландыру. Төрле чорда алар төрле туклыклы матдәләргә мохтаҗ. Хәзер – фосфор һәм калийга. Мондый ашлама агачларга кышны җиңелрәк кичерү мөмкинлеге бирә, төрле чирләрдән коткара.

Алмагач һәм груша агачын тукландыру өчен һәркайсының төбенә 5 килограммга кадәр органик ашлама кертелә. Ә инде калийлы ашлама 1 квадрат метр мәйданга – 10 грамм, суперфосфат 40 грамм күләмендә алына.

Җимеш куаклары арасын җиңелчә генә казып-йомшартып чыгу зыян итмәс. Саклык белән генә – үсенте тамырларына зыян килмәсен. Карлыган, крыжовникка, яфракларын койгач, чирләрдән һәм кыштан курыкмаучы корткычлардан саклау өчен 3 процентлы тимер купоросы эремәсе (10 литр суга 300 грамм исәбеннән) бөркиләр.

Тагын бер мөһим эш – агач-куакларны 5 процентлы мочевина эремәсе белән коендыру. Аны әзерләү өчен 10 литр суга 500 грамм мочевина һәм 700 грамм хлорлы калий алабыз. 3 процентлы тимер купоросы эремәсе белән эшкәрткәндәге кебек, агачларны гөмбәчек авыруларыннан, үлән бете, үрмәкүч талпаны кебек төрле корткычлардан саклауга ярдәм итәчәк.

Ә инде бакча җиләген тукландыру өчен сыер тизәгеннән (1:15 нисбәтендә) яки тавык тизәгеннән (1:30) эремә ясыйлар. Шуңа бераз гына көл өстиләр. Туклыклы эремәне түтәл буйлап, үсентеләр арасында сай гына казылган буразналарга кертү әйбәт.

Сентябрьнең кояшлы көннәрендә агач кәүсәләрен агартабыз, ә ай ахырында корыган, карт ботакларыннан арындырабыз. Моннан тыш айның соңгы көннәрендә сарымсак утыртабыз. Тешләрен туфракка 6–8 сантиметр тирәнлеккә күмеп, өстенә черемә сибәбез. Яшелчәне алдан утыртырга да (тишелеп, кырау алырга мөмкин),  соңга калырга да ярамый (салкыннарга кадәр, тамырланып, ныгырга тиеш). Бу эшне туфрак температурасы +12 градус булганда башкару әйбәт. Ә көзге суган утырту өчен +5 градус та җитә.

Ай азагында әче туфракка сүндерелгән известь кертелә. Бу чорда петрушка, салат, укроп ише яшел тәмләткеч түтәлләрен төнгә пленка белән каплап калдыру әйбәт. Юкса кыраудан зыян киләчәк.
 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев