Сарымсакка килешкән урын сайлагыз!
Мул уңыш алу өчен аны кайчан утыртырга?
Киләсе елга эре башлы сарымсак аласыгыз килсә, аңа килешкән түтәл сайлагыз. Сарымсак белән суганны бәрәңге, кузаклылар, кыяр, кишер, кәбестә, чөгендер, помидордан соң үстерү яхшы булачак.
Үзегезнең бакчада үскән сарымсакны берничә ел рәттән утыртмагыз, чөнки ул ваклана башлый. Утыртыр алдыннан тагын бер мөһим шартка игътибар итегез: сарымсакның дүрт-биш кенә тырнагы булсын. Аннан да күбрәккә китсә, уңышыгыз бик вак булачак. Сарымсакның тырнаклары күп икән — бу “картайган” баш була, чөнки һәр ел саен тырнаклар арта бара.
Сарымсак утыртуны тотрыклы салкыннар башланганчы 3 атна кала төгәлләргә кирәк. Безнең республика шартларында бу октябрь башларына туры килә. Көзен сарымсак тамыр җибәреп өлгерергә, шул ук вакытта тишелеп чыкмаска тиеш. Утыртканда зуррак тырнаклар сайларга тырышыгыз, сарымсагыгыз бик эре булып үсәчәк.
Халык сынамышлары буенча, кошлар көньякка кузгалса, сарымсак утырту өчен яхшы вакыт җитә. Тагын бер сынамыш: өрәңге яфракларын койды икән, көзге сарымсакны утыртырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев