Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Помидор үсентеләре зәгыйфьләнә — нишләргә?

«Помидорның кыйммәтле гибрид сортлы орлыкларын утырткан идем. Үсентеләр инде шактый үстеләр. Ләкин арада зәгыйфьрәкләре дә байтак. Аларны күчереп утыртудан мәгънә булырмы икән? Гомумән, күчереп утыртуның ниндирәк серләре бар?»,- Нина Васильева, Казаннан сорый.

Сорауга Әлфинур Нәҗметдинова җавап бирә:

– Кыйммәтле гибридларның барлык шытымнарыннан файдаланырга кирәк. Ник дигәндә, зәгыйфь үсенте гадәти сортның көчле үсентесенә караганда барыбер мулрак уңыш бирәчәк.

Сере нидә дигәндә, бу эшне болытлырак вакытта, кичен башкару әйбәт. Кояшлы көннәрдә алар начаррак яңара. Күчереп утыртканчы, үсемлекне туфрагыннан саклык белән генә алып, тамырының өчтән бер өлешен өзәләр һәм аерым савытка утырталар. Тармакланып үссен өчен тамырын шул рәвешле кыскартырга кирәк.  Күпчелек үсентене туфракка яфракларына кадәр күмеп куялар. Юкса ул бик тиз озыная башлый. Ә менә борыч кәлшәсен, нинди тирәнлектә үскән, шундый тирәнлеккә (яки 1әр сантиметр тирәнрәк) күчереп утыртудан да яхшысы юк.

Шуннан соң үсентеләрне, кәгазь белән күләгә ясап, кояш нурларыннан сакларга кирәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев