Кыярны ничек иртә өлгертергә?
Тик быел яз соң килү сәбәпле, кыяр утырту вакыты да беркадәр соңгарак калынды.
Әгәр кыярга җылы җитмәсә, ул озынга үсә башлаячак. Бу очракта аны тирәнгәрәк төртеп яисә туфрак өстәп коткарырга була. Теплицага, я ачык түтәлгә утыртылачак үсентенең 3-4 яфрагы булырга тиеш. Җир әйбәт булса, кыярга өстәмә ашламалар кертү кирәкми. Шулай да, үсентеләр хәлсезрәк күренсә, минераль ашлама кертергә кирәк булачак. Моны шытымнар чыгуга ике атна үткәч эшләргә кирәк, икенче тапкыр ашламаны үсентене күчереп утыртыр алдынан бер-ике көн алдан кертегез. Ашлама 10 литр суга бер аш кашыгы чамасы алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев