Кышкылыкка ниләр чәчәргә?
Күп кенә бакчачылар байтак яшелчәләрне кышка чәчеп калдыра. Яз көне бакчада болай да эш күп, аларның яртысын көздән үк эшләп калдырырга була бит.
Салкынга чыдам барлык яшелчәләрне дә көздән чәчеп калдыра аласыз. Болар – кишер, суган орлыгы, борчак, укроп, петрушка, кориандр, салат, кресс-салат, горчица, руккола, кузгалак. Шулай ук кәбестәнең барлык төрләре дә салкынга чыдам. Редисның да чәчәк сабагы җибәрми торган сортларын чәчеп калдырып була.
Нинди уңай ягы бар?
Салкын, дымлы туфракта, кар астында орлыклар табигый стратификация уза. Бу орлыгы эфир майларына бай булган кишер, укроп, петрушка өчен аеруча файдалы, чөнки яз көне чәчкәндә алар озак тишелә.
Икенче уңай ягы – яз көне чәчкән кәбестә, редис, гомумән, барча әвернәчәчәклеләрне борчадан саклавы кыен. Ә көздән чәчкәч, алар иртә тишелә. Борчалар активлашкан вакытка инде алар көчәеп киткән була.
Һәм, иртәрәк чәчсәң, уңышы да иртәрәк була – ул да зур плюс.
Ничек чәчәргә?
Иң мөһиме - ашыкмаска. Җир туңганын көтәргә. Югыйсә, орлыкларыбызның көздән үк тишелеп чыгуы да бар. Ә бу безгә әлегә кирәкми. Без аларны тишелер өчен түгел, җирдә язга кадәр әйбәт кенә кыш чыксыннар һәм җир белән бергә уянсыннар өчен чәчәбез. Кайбер бакчачылар орлыкларны кар өстеннән дә чәчеп, кар белән генә күмдерә. Эрегән кар суы белән орлыклар үзләренә тиешле тирәнлеккә төшә.
Көздән чәчкән орлыклар табигый сайланыш уза – язын иң көчлеләре генә тишеләчәк. Шуңа күрә орлыкларны гадәттәгедән куерак итеп чәчәләр. Кышка каршы кыйммәтле, сирәк сортларны чәчмәскә киңәш итәбез. Кем белә, бәлки, шартлар туры килмәс тә барысы да туңар.
Кышка каршы чәчеләсе түтәлләрне көздән, җир туңганчы ук әзерләп, буразналарны сызып куялар. Бу урында кар, яңгыр сулары җыелып утырырга тиеш түгел. Орлыкларына күмдерәсе туфракны да коры вакытта алып, җылы урынга кертеп торырга кирәк.
Буразналарны яз көне чәчкәннән чак кына тирәнрәк – 1,5–2 см итеп сызабыз. Орлыкларны җылыда торган коры туфрак белән күмдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев