Кура җиләгенең файдасы
Бакча сезоны ачылды, һава торышы кояш һәм җылылык белән сөендерә, димәк, тиздән табыннарда яңа өзелгән кура җиләге пәйда булачак. Файдасын күрү өчен аны күпме ашарга ярый?
Диетология өлкәсендәге белгеч, медицина фәннәре кандидаты Маргарита Королева көненә ике чынаяк яңа кура җиләге (300–400 грамм) ашарга яравын әйткән.
«Хәтта ярты килограммга кадәр дә ашарга мөмкин, әмма аны ике-өч тапкырга бүлеп кулланырга кирәк, чөнки бу — сезонлы продукт. Кышын без базарда кура җиләген барлык файдалы матдәләр чыганагы буларак таба алмаячакбыз. Аның составында биофлавоноидлар һәм антиоксидантлар бар», — дигән ул.
Белгеч сүзләренчә, кура җиләген бердәнбер азык итеп кулланырга ярамый, чөнки рационда аксымнар, майлар һәм углеводлар балансы булырга тиеш.
«Кышын читтән кертелгән кура җиләге җәйгедәй үк үзлекләргә ия түгел. Шуңа күрә сезонның рәхәтен тулысынча күрергә кирәк, әмма чаманы белеп. Аның белән бөтен рационны алыштырырга тырышмагыз. Һәм онытмагыз: җиләк — ул десерт һәм ләззәт чыганагы, ә симерүдән дару түгел», — дип йомгаклаган Королева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев