Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Кура җиләген кисегез!

Ремонтант кура җиләгенең соңгы җиләкләрен сентябрьдә җыеп алганнан соң барлык сорт кура җиләкләрен дә формалаштырырга тотыныгыз. Шул исәптән, җәйге сортларны да.

 Җәйгесенең җимеш бирергә өлгергән ботакларын (алар карасу төстә була) кисеп атыгыз, ә яшьләрен агачсыман урынына кадәр кыскартыгыз. Ремонтант сортларны төбенә кадәр кисеп ташларга да була, әгәр инде җәйнең тәүге яртысында ук җиләк тәмлисез икән, куакта 3-5 көчле ботакны калдырыгыз һәм кышкылыкка аларны да башкалары кебек үк ябыгыз.

   Игътибар!

   Агачлардан “ябышкак билбаулар”ны салдырыгыз һәм яндырыгыз. Аннан соң кәүсәләрне щетка ярдәмендә мүктән, лишайниктан һ.б. чистартыгыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев