Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Кишер утыртканда ни өчен буразнага су сибәләр?

Ямьле май ае җитте. Бакча эшләре башланды. Түбәндәге киңәшләр бакчачыларга мул уңыш алырга ярдәм итәр.

Горчица үскән җирдә суган мул уңыш бирә.

Кыярны укроп түтәле янына утыртыгыз. Ул аны вакытыннан алда саргаю һәм кәкрәеп үсүдән саклый.

Кыяр чәчәк атканда суны киметергә, аннан тагын арттырырга кирәк. Әлеге ысул уңышның тизрәк өлгерүенә китерә.

Бәрәңге һәм помидор янына чөгендер чәчегез, ул яшелчәләрне фитофтороздан саклый.

Борчак янына горчица чәчсәгез, уңыш ике тапкыр күбрәк булыр.

Кабак өлгереп җитсен өчен "мыекларын" җиргә тамырландырырга кирәк.

Кишер утыртканда орлык чәчәр алдыннан буразнага су сибәләр. Шуннан соң аңа су кирәкми. Чөнки ул, дым эзләп, үзе җир астына китәргә тиеш.

Укропны кояш төшә торган җиргә чәчәләр. Күләгәдә аның хуш исе кими.

Кәбестә күбәләген куркыту өчен рәт араларына укроп, бәрхет чәчәге чәчәләр.

Сарымсак эре булсын өчен аны торфлы һәм комлы туфракка утыртыгыз. 1 квадрат метрга 2 чиләк торф, ярты чиләк ком кирәк булачак.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев