Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Карлыган куакларын корткычлардан ничек сакларга?

Моның өчен җиңел генә бер ысул бар.

Июньдә җиләкләрне һәм карлыган, крыжовник куакларын горчица порошогы кушып ясалган эремә белән эшкәртергә кирәк.
Моның өчен 10 литр суга 100 грамм горчица алына. Аларны кушып болгаткач, ике көн тышта тотасың һәм, сөзеп, су белән яртылаш сыеклыйсың. 10 литр сыекчага 40 грамм кер сабыны кушарга кирәк. Әлеге сыекчаны алма, чия, слива агачларына да сибәргә мөмкин. Ул яшелчәләрне төрле зарарлы бетләрдән, корткычлардан коткарачак.

Корткычларга каршы көрәшү өчен чыгарылган “яшел сабын” белән ботак очларына сырган бетләрне юып төшерергә була. Әгәр инде яшел, кара бетләр күпләп сырган булса, 10 литр суга бер аш кашыгы аш серкәсе эссенциясе кушып сиптерегез. Бер-ике тапкыр кабатлаганнан соң, зарарлы корткычлар юкка чыгар.

Горчица порошогын хоста кебек үләннәрнең тирә-ягына сибү отышлы булыр. Төрле корткычлар качып бетәчәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев