Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бакчачы почмагы

Карлыган яфракларында кызгылт таплар...

Җимеш биреп утырган куакны ничек саклап калырга?

Карлыган яфракларында бөтерчекле кызгылт таплар күрсәгез, тыныч күңел белән узып китәргә ашыкмагыз. Димәк, куакта үлән бете яисә “галловая тля” бар дигән сүз. Карлыган яфрагына төшкән бу корткыч тиз үрчи, тарала һәм үсемлекне корыта.

Аның белән ничек көрәшергә?

Химик матдәләр кулланмыйча, иң гади һәм, мөгаен, иң нәтиҗәле ысулларның берсе – зарарланган яфракларны җыеп алу. Беренче кызгылт таплар күренгәч тә яфракларны өзеп алырга һәм яндырырга кирәк.

Тәҗрибәле бакчачылар зарарланган куакны Актара яисә Кинмикс белән эшкәртергә киңәш итә. Актара яхшырак, чөнки ул системалы инсектицид. Ул үсемлекнең яфракларына кадәр үтеп керә, бөҗәкләр үсемлек сутын йота һәм үлә. Ләкин аны чәчәк атканчы һәм уңышны җыеп алганнан соң гына кулланырга ярый. Иртә яздан бордос сыекчасы, бакыр купоросы белән эшкәртү дә җимеш куакларын корткычлардан, авырулардан саклап калырга ярдәм итәчәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев