Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Яңа помидор баллырак та, файдалырак та...

Россия селекционерлары холестеринны киметүче помидор гибридын уйлап тапкан.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән “Газета.Ru" хәбәр итүенчә, Мичуринск дәүләт аграр университеты селекционерлары холестерин дәрәҗәсен киметүче помидор гибридын чыгарганнар.

"Помидор кара-кызгылт төстә, бу антиоксидант ликопины күп булу сәбәпле шулай. Шуңа күрә мондый помидорны ашау ирекле радикалларның, кеше организмындагы холестеринның кимүенә ярдәм итә. Гомумән, ликопин йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый, инсульт һәм башка авыруларны кисәтә", ди галимнәр.

Яңа помидор бераз башка тәмгә ия: алар баллырак булачак. Гибридта шикәр оригиналь сортка караганда күбрәк. Моннан тыш, яңа томат авыруларга чыдам булачак. Гибрид маркер селекциясе белән алынган, ягъни сайлап алу үсемлекнең тышкы билгеләре буенча гына түгел, ә билгеле геннар буенча да ясалган. Аерым алганда, биологларны үсемлектә гөмбә авыруларына каршы торуны арттыручы геннар булуы кызыксындырган. Нәкъ менә шундый авырулар еш кына бу яшелчәнең уңышын сизелерлек киметә.

Эш 2016 елда ук башланган була, һәм менә хәзер помидорның төп гөмбә авырулары булган кладоспориозга һәм фузариозга чыдам гибридларын булдырырганнар . Яңа гибрид кыска булып үсә һәм аны ачык туфракта үстерергә мөмкин. Шунысы да бар, бу үсемлекләрдәге помидорлар ике атнага иртәрәк өлгерә. Хәзерге вакытта гибрид сынау уза, шуннан соң Россия Федерациясендә куллануга рөхсәт ителгән Селекция казанышларының дәүләт реестрына кертү өчен тәкъдим ителәчәк.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев