Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Эсседә үсемлекләргә суны ничек сибәргә?

Җиләкләр, помидорлар һәм чәчәкләр төбендәге туфрак кимендә 5 сантиметр тирәнлектә чыланырга тиеш.

Иң яхшысы иртән-иртүк — 5-6 сәгатьтә, кич белән алтыдан соң, кояш горизонттан киткәч, бераз суытып җибәргәч. Үсемлек төбен йомшартыгыз, кипкән кабык барлыкка килмәсен, кислород узу җиңел булсын, ди белгечләр.

Еш су сибә алмасагыз, суны бик күп итеп һәм озаклап сибеп тору кирәк. Җиләкләр, помидорлар һәм чәчәкләр төбендәге туфрак кимендә 5 сантиметр, агачлар астындагы туфрак 1 метр чамасы тирәнлектә чылансын.

Салкын су сипмәү хәерле. Тамырлары өстә булган үсемлекләр температура үзгәрешеннән дә һәлак булырга мөмкин. Агач төбенә уемтык ясап, суны шунда салу хәерле. Өстенә туфрак сибеп, чирәм, пычкы чүбе белән капларга була.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев