Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бакчачы почмагы

Быел нинди көннәр уңышлы булачак?

Помидор һәм татлы борыч утырту вакыты да якынлаша.

Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала. Шулай ук, петуния орлыкларын да иртәрәк утырту яхшырак. Җәй башында ук алар чәчәккә төренеп утырачак.

Агымдагы елның гыйнварында помидор, татлы борыч орлыгын чәчү өчен иң уңышлы көннәр: 22, 23, 31. Бу көннәрдә үсеп килүче Ай иң уңдырышлы йолдызлык билгеләрендә булачак. 17-21, 27 гыйнвар утырту өчен уңайлы көннәр санала. Ә менә 28, 29, 30 гыйнварда мондый эшләр өчен уңышсыз көннәр булачак.

Быел 1, 4, 5, 10, 18, 19, 20 февраль орлык чәчү өчен иң яхшы көннәр санала. 13-17, 23 һәм 24е шулай ук уңайлы көннәр булачак. 2, 3, 11, 12, 25-28 февральдә орлык чәчү, үсентеләрне күчереп утырту кебек эшләргә тотынмагыз, бу көннәр уңышсыз санала.

Мартта чәчү өчен иң уңышлы вакыт: 1, 4, 5, 8, 9, 18, 19, 27, 31 көннәре.
13, 15, 16, 17, 23, 24 мартта да үсентеләр белән эшләү өчен уңайлы көннәр булачак. Язгы чәчү эшләрен 2, 3, 10, 14, 28, 29 һәм 30 мартта башкару катгый тыела.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев