Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Бор кислотасы уңышны арттыра

Яхшы уңыш алу өчен кыярны тәрбияли белергә кирәк.

Һәр җәйдә бакчачылар кыярның мул уңышын хыялланалар, чөнки бу яшелчә бик еш кулланыла. Кыярсыз җәйге салатларның берсе дә әзерләнмидер. Моннан тыш, аларны кышкылыкка күпләп тозлап кую өчен дә үстерәбез.

Ләкин, кыяр бик күп игътибар сорый торган яшелчә.. Еш кына яфраклары саргая, чәчкәләре коела һәм яхшы уңыш белән проблемалар килеп чыга. Ләкин, бер гади чара мондый проблемаларны чишә ала.

Кыярлар сәламәт һәм көчле үссен, шулай ук ​​мул уңыш белән сөендерсен өчен, бор кислотасы белән эшкәртергә кирәк. Нәкъ менә аның эремәсе культураны яхшырта һәм уңышны сизелерлек арттыра ала.

Кыяр чәчәк ата башлагач, эремәне беренче тапкыр сиптерә аласыз. Моның өчен 1,2 чәй калагы бор кислотасын кайнар суда эретәсез, аннары бу эремәне 10 литр суга салабыз һәм кыярны эшкәртәбез. Процедура кояш баегач үткәрелергә тиеш. Кыяр күпләп чәчәк аткач процедураны кабатларга кирәк. Өченче тапкыр беренче кыярлар күренгәннән соң сибәләр.

Чыганак

Фото tock.adobe.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев