Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Баланның беренче чәчәкләре күренсә...

Бакчачылар да бу сынамыш белән килешә.

Быел яз бик иртә башланды, көтмәгәндә эссе көннәре белән аптыратты. Тик менә май ае салкын төннәре белән үзәккә үтә. Шуңа карамастан, табигать ялгышмый, җәйгә бик аз калганын искәртеп тора.

Бакчада чия, слива, груша, алмагачлар май башында ук ап-ак чәчәккә төренде. Бу көннәрдә, ниһаять, балан да чәчәк ата башлады.

Күп кенә бакчачылар, тәрәзә төбендә утырган үсентеләрне бакчаларга капламыйча гына кайчан чыгарып утыртырга ярый икән, дип баш вата. Халыкта элек-электән “балан чәчәк атса, кыраулар башкача булмый” дигән сынамыш яшәп килә. Бакчачылар да бу сынамыш белән килешә.

Баланның беренче чәчәкләре күренү белән помидор, татлы борыч, баклажан үсентеләрен ачык түтәлгә чыгарып утыртырга була. Бу инде башкача салкыннар булмый, кырау төшми дигәнне аңлата.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев