Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Бакчадагы кырмыскадан ничек котылырга?

Алар белән көрәшүнең берничә нәтиҗәле ысулы бар.

Бакчада кырмыска гөжләп торса күңелле, әлбәттә. Көне буена тыз-быз чабучы бөҗәкләрнең туфрак өчен файдасы барлыгын күпләр беләдер. Тик кырмысканың бакчага зарарлы бөҗәкләр ташый торган гадәте булуы гына эшне боза.

Бакчадагы җимеш агачларын яхшылап тикшереп чыгыгыз, агач, куак кәүсәләрендә кырмыскалар йөгерешсә, тиздән аларда яшел, кара бетләр барлыкка киләчәк. Корткычларга каршы көрәшү өчен чыгарылган “яшел сабын” белән ботак очларына сырган бетләрне юып төшерергә була.

Яшелчәләргә, җимеш агачларына зыян салучы корткычлар ияләшмәсен, дисәгез, кырмыскаларны бетерү юлын карагыз. Кайбер бакчачылар кырмыска ояларына кайнап торган су сибә. Бор кислотасы кушып ясалган көрәшү чарасы да бу бөҗәкләрдән котылырга ярдәм итәчәк. Моның өчен каты итеп пешергән йомырка сарысына даруханәдән сатып алган бор кислотасы порошогы кушып изәбез һәм кечкенә түгәрәкләр әвәлибез. Аннан шул түгәрәкләрне кырмыска оялары урнашкан урыннарга тезеп чыгабыз. Бер-ике көннән алар юкка чыгачак. Кайбер хуҗабикәләр кырмыскаларны юк итү өчен манный ярмасы куллана. Бөҗәкләр тупланган урыннарга аны салып чыгарга гына кирәк.

Теплицада үскән помидорларның артык сабакларын, куерган яфракларын өзеп ташларга вакыт җиткәч, аларны ташларга ашыкмагыз, файдалы итеп кулланырга тырышыгыз. Помидор, бәрәңге сабакларыннан ясалган төнәтмә талпаннарга, кәбестә күбәләгенә каршы көрәшү өчен бик ярап куя. Кырмыска оялаган урыннарга, алар йөргән юлларга помидор сабаклары салып чыгыгыз, алар качып бетәчәк.
Әгәр бакчагызны кырмыска күпләп баскан икән, мондый чаралар гына ярдәм итә алмас, химик препаратлар куллану да кирәк булачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев