Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Бакчачы кыраудан саргайган сарымсак кыякларын нишләтергә икәнлеген әйтте

Татарстанның “яшел блогеры”, тәҗрибәле бакчачы Мария Гарапшина кырау аркасында кыяклары саргайган сарымсакны саклап калу ысулларын аңлатып үткән.

“Сарымсакны мочевина белән тукландырырга киңәш итәм. Түтәлгә башта – су, аннан – ашлама сибәргә кирәк. 1 квадрат метр туфракка 3-4 чәй кашыгы ашлама кирәк”, – дип билгеләп үткән ул.

“Яисә 10 литр суга 5-6 аш кашыгы мочевина салып эремә ясарга мөмкин. 1 сутыйга 4 литрга кадәр эремә таләп ителә. Җылыткач, үсентеләр яңарып китәчәк”, – дип аңлатып үткән блогер.

Шул ук вакытта Татарстанда әлегә төнге сәгатьләрдә -5 градуска кадәр суыта. Әмма озакламый хәлләр уңай якка үзгәрәчәк инде.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев