Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Апрельдә нәрсә чәчәргә?

Белгеч киңәшләре.

Үсенте алыр өчен кыяр, патиссон һәм ташкабак орлыкларын апрельнең икенче яртысында пленка астына, теплица яки парникларга чәчәләр.
Ай ахырында, әгәр һава торышы җылы тора икән, ачык туфракка салкынга чыдам дип исәпләнгән культуралар – редис, торма, шпинат, кишер, чөгендер, шалкан, суган, борчак, салат, сарымсак утырта башлыйлар. Аларның орлыклары туфрак +3, +4 градуска кадәр җылынгач та шытып чыга башлый, ә шытымнары -5 градус салкынга да бирешмиләр.

Шулай ук апрельдә иртә өлгерә торган бәрәңгене, урта срокта өлгерешле кәбестә орлыкларын чәчәргә мөмкин (өсләрен пленка белән капларга киңәш ителә).

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев