Апрель аена «бакча» киңәшләре
Апрель – бакчачылар өчен мәшәкатьле һәм мөһим ай. Көзен мул уңыш җыеп алу өчен, иң элек туфракны вакытында әзерләү, аны дөрес итеп тәрбияләү кирәк. Бу җәһәттән нәрсәләрне белеп торырга? Бакчачылыкның нинди хәйләләре бар? «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәеновадан шул хакта белештек.
– Иң элек җир белән эшләү ае бу. Ләкин бакчаны казырга керешкәнче, кайбер серләрен искә төшереп алу зыян итмәс. Артык дымлы туфракны казырга ярамавын аңлатып торасы юктыр. Ләкин казу эшләрен соңга калдырырга да ярамый. Юкса туфрак, комга әйләнеп, кислородсыз калырга мөмкин.
Туфракның өлгергәнме-юкмы икәнен тикшереп карауның гади генә ысулы бар. Туфракны учка алып, кысып карыйбыз. Кечкенә генә кисәкләргә таралса, димәк, казый башларга мөмкин. Таралмаса, артык юеш, ә инде ком кебек коелса, артык кипкән, дигән сүз.
Чүп үләннән котылу
Булачак түтәлләрдәге чүп үләннәрдән котылу өчен нәрсә эшләргә? Бу сорау күпләрне борчый. Кызганыч ки, аларны бетерүнең җиңел генә ысулы уйлап табылмаган әле. Элекке гадәт буенча – казыгач һәм тырмалагач, туфрактан үлән тамырларын җыеп алудан башка чарасы юк. Әлбәттә, мәшәкатьле эш, ләкин чүп үләнне бары тик шулай гына киметеп булачак.
Теплицаны да яңа үсентеләргә әзерли башларга кирәк. Казыганчы, ашлама керткәнче, туфракны зарарсызландырырга онытмагыз. Моның өчен 3 процентлы бордо эремәсе әйбәт. Пыяласын яки пластигын, иренмичә, юып алыгыз. Үсентеләргә яктылык әйбәтрәк төшәчәк!
Тал ботагы серләре
Агач үсентеләре утыртуга килгәндә, бу эшләрне дә нәкъ менә хәзер – апрель урталарында башлап җибәрү әйбәт. Гибискус, спирея кебек чәчәк куакларын, туя, кайбер башка үсентеләрне ботактан үрчетергә уйласагыз, тал ботакларын эшкә җигәргә мөмкин. Берничә тал ботагын (диаметры 1 см чамасы) сулы банкага утыртып, тамырлана башлавын көтәбез. Алар бик тиз тамырлана. Шуннан талны алып ташлап, шул суга утыртасы ботакларны урнаштырабыз. Суын алыштырмыйбыз. Кимесә, бераз өстәргә генә мөмкин. «Таллы» суда ботаклар күз ачып йомганчы диярлек тамыр җибәрә. Шуннан соң аларны башта чүлмәккә, бераз үскәч, даими урынына күчереп утыртабыз. Сүз уңаеннан, чәчәр алдыннан, орлыкларны (чәчәк суганчаларын) да тал суында тотарга, тәрәзә төпләрендәге помидор, борыч үсентеләренә дә шуны сибәргә мөмкин. Талдагы салицил кислотасы бактерияләрне үтерү һәм үсентеләргә сихәт бирү үзенчәлегенә ия.
Бөҗәккә каршы
Җимеш агачлары һәм куаклар кәүсәләрен корткычлардан саклау өчен, бакыр купоросы эремәсен кулланырга мөмкин. Крыжовник, карлыган куакларын кисмәннәрдән (пилильщик – яфракларны җепселләренә кадәр ашап бетерергә мөмкин) коткарып калу максатында, куак төбен йомшарткач, көл кертергә һәм туфрагын рубероид белән капларга кирәк. Ә инде чәчәкләрен койгач, куакка көл яки гәрчич төнәтмәсе бөркибез. Бер атна узгач, тагын шуны кабатларга кирәк.
Суган, кишер ише салкынга чыдам яшелчәләрне утыртырга вакыт җитеп килә. Сүз уңаеннан, орлык суганы утырту буенча халык киңәшләрен дә тәкъдим итим әле. Суган һәм кишер орлыклары, эфир майлары күп булу сәбәпле, авыр тишелә. Шуңа күрә, чәчәр алдыннан, аларны эшкәртергә кирәк. Кайнар суга ярты бал кашыгы чәй содасы өстәп, орлыкларны шунда салырга һәм берәр сәгать тотарга. Шуннан соң, киптереп, түтәлгә 1,5 см тирәнлектәге буразналарга чәчәсе генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев