Туймәт фермерының әлегә 80 төргәк яңа печәне бар
Туймәттән Альберт Фәссахов телефоннан һава торышын бу араларда сәгать саен диярлек күзәтеп тора: печән әзерләргә көн кирәк.
-Яңгырлар соңга калдырдымы азык әзерләүне, - дим авыл фермерына.
-Калды инде, калды, кара син, ничек озын булып үсеп киткән, картая төшкәннәр инде, хет 2-3 атна алдарак чабарга иде, нишләтәсәң, - ди Альберт Наил улы.
Туймәт авылыннан Альберт һәм Рәзилә Фәссаховлар - хуҗалыкларында инде байтак еллар күп терлек асраучы уңган гаилә. Бүген алар дүрт баш сыер тота.
-Шулай гына калдырдык, исәнлек чамалы, балалар да китте. Быел дүрт сыерга биш бозавыбыз булды: берсе игезәкләрне бозаулады. Субсидия була дигәч, тагын дүрт үгез бозау алдык, - диде гаилә башлыгы.
Фәссаховларның 32 гектар пай җирләре бар. 10-сында бөртеклеләр, калганында үлән үстерәләр. Альбертның МТЗ тракторына таккан яңа чапкычы белән шул мәйданнарны иңләгән вакытында сөйләштек.
-Кыш чыгарга уртача зурлыктагы 80ләп тюк әзерләдек инде, безгә 100 тирәсе кирәк. Артыгын сатарбыз дип торабыз. Сыерларга люцерна яхшы инде, клеверында да бөтен витамин бар, - ди ул.
-Бу эсседә тракторда йөргән кешегә дә бик кызу хәзер...
-И, и, анысына гына чыдыйсың: ишекләр, тәрәзә ачык. Шундый коры, яңгырсыз көне генә булсын, Ходаем. Мондый көнне чапкан үләннәрне ике-өч көндә җыеп та алып була. Һава торышын гел күзәтеп торам, кичә яңгырлар күрсәткән иде – булмады үзе. Бүген дә көн яхшы әле, - дип чапкычы белән яңа теземнәр салырга кереште Альберт Фәссахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев