Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөт сатып баеп буламы?

Туймәт авылында шәхси хуҗалыклардан көнгә уртача 500 килограмм сөт җыела. -Дөрес, бу күрсәткеч үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 200 килограммга әзрәк. Соңгы вакытта сөт тапшыру арта башлады, - ди инде күп еллар сөт җыючы булып эшләүче Мидхәт Шәрифуллин. 1 январьдан шәхси эшен башлап җибәргән әлеге эшмәкәр 15 январьдан сөтне...

Туймәт авылында шәхси хуҗалыклардан көнгә уртача 500 килограмм сөт җыела.


-Дөрес, бу күрсәткеч үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 200 килограммга әзрәк. Соңгы вакытта сөт тапшыру арта башлады, - ди инде күп еллар сөт җыючы булып эшләүче Мидхәт Шәрифуллин.
1 январьдан шәхси эшен башлап җибәргән әлеге эшмәкәр 15 январьдан сөтне Аксубай районына тапшыра башлаган. 15 мартка кадәр тапшырган сөт өчен якын көннәрдә, килограммына 10 сумнан, хуҗалыклар белән исәп - хисап ясалачак. Кызганыч, үткән ел ахырында һәм бу ел башында Чирмешәнгә тапшырылган сөт өчен әле һаман акча түләнмәгән.
Быел Туймәт авылында шәхси хуҗалыклардан 33 мең килограммга якын сөт җыелган. Монда 2 - 3 сыер асраучыларның өлеше зур. Васыйл Мортазин, Атлас Кәримовлар көнгә - 30 - 35, Мидхәт Кәримов, Шамил Тукаев, Камил Фәсыйховлар 25 - 30ар килограмм сөт тапшыралар.
-Акчасын вакытында түләгәч, халык сөтне кызыксынып сата, - ди Мидхәт Шәрифуллин.
Эшмәкәр сөтне кыш айларында ике көнгә бер җыеп, үзе үк илтеп тапшыра. Көннәр җылына башлагач ул сөтне һәр көнне җыячак. Сыер асрау мәшәкатьле булса да, сөте гаилә бюджетына ярыйсы гына файда китерә.
Сүз уңаенда: Туймәт авылында 107 баш савым сыеры бар, сөт тапшыруда 50 хуҗалык катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт тапшыру