Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сөлчә” җәмгыяте кышкы чорга җитәрлек мал азыгы әзерләгән

“Сөлчә” җәмгыятендә кыш чыгарга җитәрлек азык запасы бар.

- 500 тонна печән, 780 тонна салам, 3500 тонна сенаж әзерләдек, - ди хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Хаммәтов. – Фураж да җитәчәк.

Былтыр биредә, картайган үләннәр участогын сөреп, 270 гектарда люцерна һәм эспарцет үләннәре чәчкәннәр, шулай итеп күпъеллык үләннәрнең күп өлешен яңартканнар.

“Сөлчә”дә бүген, соңгы исәп буенча, 660 баш мөгезле эре терлек асрала. Көн саен уртача 2900 килограмм тирәсе сөт савалар. Бу былтыргыдан чүт кенә азрак, чөнки көтү йөри торган урыннарда да үләннәргә яхшы үсәргә мөмкинлек булмаган.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев