"Сөлчә" җәмгыятендә кайбер механизаторлар 50шәр мең сум хак ала
Авыл хуҗалыгы

"Сөлчә" җәмгыятендә кайбер механизаторлар 50шәр мең сум хак ала

“Сөлчә” җәмгыяте үз эшчеләренә апрель ае өчен хезмәт хакы түләде.

-Бер айга 1 миллион сум 100 мең сум чамасы хак бирәбез, - ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хаматов. -Язгы кыр эшләрендә аеруча күләмле хезмәт куйган механизаторларның кайберләре 50шәр мең сум акча ала.

Җәмгыятьнең төрле фондларга, аерым хезмәтләр өчен дә бурычлары юк икән. Бөтен сер шунда – монда эш гел көйле бара. Чәчүне дә районда беренчеләрдән булып тәмамладылар, сөтне дә күп савалар. Әле азык әзерләүгә дә иң беренче чыгарлар.


Нет комментариев