Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Шешминка егетләре мең баш каз үстергәннәр

Шешминкада яшәүче 25 яшьлек Иван Самойлов инде берничә ел кошчылык белән шөгыльләнә. Ул яз көне каз бәпкәләре алып, аларны үстереп сата. Узган елны яшь эшмәкәр 500 баш бер тәүлеклек каз бәпкәләре алса, быел инде аларның санын 1000гә җиткергән. Билгеле, югалтулар былтыр да, быел да булган, ләкин бу "бизнес" үзен аклаган....

Шешминкада яшәүче 25 яшьлек Иван Самойлов инде берничә ел кошчылык белән шөгыльләнә.

Ул яз көне каз бәпкәләре алып, аларны үстереп сата. Узган елны яшь эшмәкәр 500 баш бер тәүлеклек каз бәпкәләре алса, быел инде аларның санын 1000гә җиткергән. Билгеле, югалтулар былтыр да, быел да булган, ләкин бу "бизнес" үзен аклаган. Дөрес, былтыр ул бу эш белән үзе генә шөгыльләнсә, быел алар бер егет белән икәүләп эшлиләр. Әле ярдәмгә, казларны сакларга, тагын бер кеше алганнар.
Казларны Шушма елгасы тугайларында асрыйлар. Беркемгә дә комачауламыйлар. Кошларга да иркен монда.
Сүз уңаеннан, Иван былтыр казларын бик тиз урнаштырган. Күмәртә-күмәртә килеп алганнар. Быел да заказ бирүчеләр шактый күп, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка