Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Салам гына ашаган мал баетмас

Мал тыгызлыгы ягыннан караганда, районда 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә уртача 7 баш терлек кенә туры килә (республикада - 18). Алай да, хуҗалыкларыбыз кыш чыгарга җитәрлек итеп азык хәстәрли алмый. Бүген районның кайбер фермаларында терлекләргә ашатырга печән, хәтта салам гына да юк. Киләсе елда малларны шулай азыксыз интектермәс өчен, язын...

Мал тыгызлыгы ягыннан караганда, районда 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә уртача 7 баш терлек кенә туры килә (республикада - 18). Алай да, хуҗалыкларыбыз кыш чыгарга җитәрлек итеп азык хәстәрли алмый. Бүген районның кайбер фермаларында терлекләргә ашатырга печән, хәтта салам гына да юк.

Киләсе елда малларны шулай азыксыз интектермәс өчен, язын азык культураларын күбрәк чәчәргә кирәк, ди белгечләр. Район башкарма комитетының киңәйтелгән утырышындагы чыгышлардан мәгълүм булганча, быел бөртекле һәм аксымга бай кузаклылар (борчак, вика) игүне арттыру ниятләнә. Шулай да хуҗалыкларда чәчәргә планланган борчак мәйданнары бары 847 гектар гына. Әле аның да 514 гектары "Лениногорск агрофирмасы" өлешенә туры килә.
-Терлекчелектә хәлләр шәптән түгел. Бу ел булган запасларны да "сыпырып" бетерде, - диде утырышта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альфред Гыйльманов. - Бүген "Чирмешәнагохезмәтләре" җәмгыятендә, "Кара Чишмә"дә, "Алга", "Үтәмеш" хуҗалыкларында силос, сенаж юк. Саламнары да барлы-юклы гына. Бозаулар улагында печән "дефицит".
Азыкка кытлыкны күпьеллык үләннәрнең "картаюы" белән бәйләп аңлаталар. Югарыда телгә алган хуҗалыкларда алар көтүлек җирләренә әйләнеп беткән. Үләннәрне яңарту кирәк. Бу хакта ел да сөйләнсә дә, уңай якка әлләни үзгәреш сизелми. Дөрес, 2014 елда районда 1058 гектарда люцерна, костер чәчелгән. Шул чама мәйданнардагы искергән үлән кырлары сөрелгән. Күпьеллык үләннәрне яңарту буенча "Сөлчә" җәмгыяте генә макталды. Технологияләр үтәлмәү, ашламалар аз кертү дә - азыксызлык сәбәбе.
Язын район хуҗалыкларында 49 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарасы бар, шуның 36 меңе бөртекле культуралар булырга тиеш. Кыр эшләренә 205 трактор "җигеләсе" икән.
Альфред Гыйльманов сүзләренчә, "Күтәмә АГРОфирмасы", "Сөлчә", "ЧирмешәнАГРО" җәмгыятьләре һәм "Камалов Р.А". крестьян-фермер хуҗалыкллары техникалары кырга чыгарга әзер. Ә "Чирмешәнагрохезмәтләре" бүлекчәләрендә, "Кара Чишмә" җәмгыятендә графиктан калышалар.
Бүген авыл хуҗалыгы предприятеләре финанс ягыннан да кыен хәлдә. Банклар кредитлар биреп "куандырмый". Хуҗалыкларның бердәнбер керем чыганагы - сөт сату. Аннан айга бар булганы 5,5 миллион сум акча керә. Миллионнар "телен" күз алдына китерү өчен, районда язгы кыр эшләрен "ерып чыгарга" 200 миллион сум акча таләп ителә. Аның 120се - ашламага, 40 - ы ягулыка, 20 се азык культуралары орлыклары алу өчен кирәк. Федераль бюджеттан үсемлекчелек тармагына, 8.8 миллион сум күләмендә ярдәм алынган. Район җитәкчесе үтенече белән, республика Президенты тарафыннан бүленгән 54 миллион сум субсидия акчалары ашлама, ягулык, азык культуралары орлыклары алырга тотыла. Хуҗалыклар ташламалы бәя белән бирелүче дизель ягулыгы да ташый.
-Яшереп торасы юк. Районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә хәл начар, - дип фикерен белдерде җыенда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. - Инде бүтән чигенергә юл калмады. Малга салам ашатып кына ерак китә алмабыз. Башка хуҗалыкларга "Сөлчә" хуҗалыгы кебек җәмгыятьләрдән, үз көнен үзе күрә алучы хуҗалыклардан үрнәк алу кирәк. Проблемаларны хәл итәргә без дә бар. Киләчәк уңышларыбыз язгы эшләрне ничек башкарып чыга алуыбыздан тора. Эшне ничек булса да кыска тоту мөһим. Фаразлар буенча, язгы чәчү эшләре чама белән 15-17 апрельләрдә башланырга тиеш.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авыл хуҗалыгы