Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Республика көнендә алдынгыларны хөрмәтләп җырладылар

Районда тагын ике хуҗалык бөртекле-кузаклылар урагын август азагында ук төгәлләде. Шул уңайдан, Республика көнендә алар хөрмәтенә бәйрәм чарасы оештырдылар.

“БИО-АГРО” җәмгыяте районда үсемлекчелек буенча иң эре хуҗалык, бөртекле һәм кузаклыларны гына да 12 мең 312 гектарда үстергәннәр, әле 6725 гектарда көнбагышлары өлгереп килә.

Корылыкны алар да нык тойды, чәчүлекләрне барлык таләпләрне үтәп тәрбияләсәләр дә, монда игенчелек культурасы югары, һәр гектардан уртача уңыш 16 центнердан артмаган. Шулай да тулаем 20 мең 684 тонна бөртек җыйганнар, аны коры килеш урнаштырганнар.

 - Сез инвестор булып килгәнче, бар иде шундый еллар, байтак җирдә чүп үсә иде, хәзер андый участоклар юк, - диде район башлыгы Рамил Айбатов, җәмгыять идарәчесе Руслан Хәлиуллинга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырып. – Сез, комбайнчылар, иртәдән кичкә кадәр кырда, тырышлыгыгыз өчен рәхмәт. Үзегезгә, гаиләләрегезгә дә саулык телим.

Бүгенге чара бәйрәм көнгә туры килде, аны сезнең хөрмәткә оештырдык. Шөкер, республикабыз бөтен тармакларда алда бара. Моның өчен республика җитәкчелегенә, Рәисебез Рөстәм Миңнехановка рәхмәт.

Район башлыгы барысы 1703 тонна бөртек суктырып, уракны төгәлләгән “Фәтхетдинов И.И.” крестьян-фермер хуҗалыгын да (җитәкчесе Илгизәр Фәтхетдинов, Кармыш) Рәхмәт хаты белән бүләкләде, шушы һәм “БИО-АГРО” хуҗалыклары комбайнчыларына акчалата бүләккә сертификатлар тапшырды.

- Үзара килештек тә, быел урак алдынгыларын кырга барып котларга килештек, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин. – Бераз булса да ял итеп алыгыз. Быел сезгә дә урак үзенчәлекле, игеннәр, әйтик, арпа сабагы кыска, аның уңышын суктыру зур осталык сорады. Басуларда эш бетмәде әле, көнбагыш суктырасы, җир сөрәсе бар.

Бүләкләнүчеләр арасында Түбән Кәминкәдән Илшат Гыйрфанов та иң тәҗрибәлеләрнең берсе.

- Мин “БИО-АГРО”да быел гына. Әмма бу коллективка тиз ияләштем, җитәкчеләр һәм белгечләр эшне оештыра беләләр, тоткарлыкка юл куймыйлар. Бөтен әйбер бар. Хезмәт хакын вакытында алабыз. Комбайннан әле кичә генә тракторга күчеп утырдым, чәчүгә куштылар, бераздан көнбагыш суктырырга исәп.

Сүз уңаеннан. “БИО-АГРО”да уҗым бодае 5 мең гектарга якын мәйданда, сыйфатлы орлыклар кулланып, минераль ашламалар кертеп, пар җиренә чәчелгән. Уракта 16 комбайн катнашкан.

Бүген Утыз Имән авылы янындагы бодай участогы урынында Утыз Имән һәм Ульяновканың үзешчән артистлары зур концерт куеп, мактау сүзләре әйтеп, урак алдынгыларына бәйрәм рухын җиткерделәр. Алар да үз эшләренең осталары, рәхмәткә, алкышларга лаек белгечләр.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тагын 3 мең гектардан бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыясы, 4 мең гектарда уҗым культуралары чәчәсе (8 мең гектары чәчелгән), 31 мең гектарда җир эшкәртәсе (бу эш 23 мең гектарда үтәлгән) калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев