Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ремонтның кызган чагы

Яңа ел каникулларыннан соң, "Чирмешәнагрохимсервис" һәм "Уңдырышлылык" җәмгыятьләрендә җиң сызганып техникалар ремонтына керешкәннәр. Бүген җәмгыятьләр гаражында 4 автомашина һәм 2 трактор ремонтлана. Барысына да диярлек капиталь ремонт ясала, двигательләре төзәтелә. -Бер "КамАЗ"ның двигателен Яр Чаллыга ремонтка илттек, якын көннәрдә ул әзер була. Һәр механизатор үз техникасын язгы кыр эшләре вакытында...

Яңа ел каникулларыннан соң, "Чирмешәнагрохимсервис" һәм "Уңдырышлылык" җәмгыятьләрендә җиң сызганып техникалар ремонтына керешкәннәр. Бүген җәмгыятьләр гаражында 4 автомашина һәм 2 трактор ремонтлана. Барысына да диярлек капиталь ремонт ясала, двигательләре төзәтелә.


-Бер "КамАЗ"ның двигателен Яр Чаллыга ремонтка илттек, якын көннәрдә ул әзер була. Һәр механизатор үз техникасын язгы кыр эшләре вакытында сынатмыйча эшләрлек итеп төзәтергә тырыша. Техник күзәтү вакытында, кызыксындыру өчен, урыннар билгелибез һәм премияләр бирәбез, - ди җәмгыять начальнигы Илшат Гозәеров. - Запас частьләрне Яр Чаллыдан алып кайтабыз. Кайбер детальләрне тәҗрибәле токаребез Фәрит Гайнетдинов станокта бик тиз кырып бирә.

Биредә ремонт эшләре график буенча бара. Февраль аенда гаражга тракторлар кертеләчәк. Ә инде мартта тагылма агрегатлар әзерлек сызыгына куелачак. Өч кешедән торган бригада тырмаларны төзәтеп куйган да, бүген аларны буяу белән мәшгульләр. Механизаторлар үзара аңлашып эшлиләр, кирәк булганда бер - берсенә киңәш белән дә, эш белән дә ярдәм итәләр. Ун "КамАЗ", төрле маркадагы ун трактор һәм өч төягечне язгы кыр эшләренә әзерләргә - биредә алдагы ике - өч айга шундый бурыч куйганнар.

Известь карьеры бригадасы да яңа сезонга әзерләнә, алар да ремонтка керешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт эшләре